Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Февральдә әлмәтлеләр "Халык контроле"нә 381 гариза язган

Күпмесе хәл ителгән соң?

Соңгы кышкы ай шәһәр һәм районның коммуналь хезмәтләре өчен киеренке булды. Моның сәбәбе - явым-төшемнең күп булуы. Кар  күп яуды.

 Җәлил урамы, 35 адресы буенча урнашкан йортта яшәүче бер ханым кышның төп куркынычларының берсе – түбәдә боз сөңгеләре турында гариза калдырган. Шәһәр хакимияте әлеге мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментын чистартуга җәлеп итәргә вәгъдә бирде.

Тукай урамында яшәүчеләр дә боздан зарлана. Идарәче компания 15 февральдә түбәне чистарткан. 

Берничә тапкыр «Новация» идарәче компаниясеннән Маяковский 67 урамындагы түбәне боз сөңгеләреннән азат итүне сораганнар. Гариза 12 февральдә басылып чыккан, соңрак автор инде коелган боз кисәкләренең фотоларын урнаштырган. 2 атнадан соң мәсьәлә хәл ителгән.

Кар халык контроле гаризаларының абсолют лидеры һәм коммуналь хезмәтләрнең баш авыртуына сәбәп булды. Аннан бөтен җирдә дә зарландылар.

"Зинһар өчен, Белоглазов урамы, 41а һәм 43 адресы буенча урнашкан ишегалдын чистартыгыз. Йөрергә мөмкин түгел, машиналар батып кала, чанага бала утыртып йөреп булмый», - дип язган Ирина.

Мөрәҗәгать 1 февральдә басылып чыккан. Инде 2 көннән соң ук халык  чистартылган юлларның  фотосурәтләре белән уртаклашып,   идарәче компаниягә эшләре өчен рәхмәт белдергән. Гариза хәл ителгән статусына күчкән.

Галеев урамы, 10 йортта яшәүчеләр калган карга зарланган. Мөрәҗәгатьне 11 кеше хуплаган. 

Иң популяр гаризаларның берсе-Урсалыда яктырту сорап мөрәҗәгать итү, заявканы 15 кеше хуплаган, әмма бу хәл итү статусына йогынты ясамаган. 

Моннан тыш, канализация люклары проблемаларына, светофорлар эшенә һәм җәмәгать транспортында өзеклекләр булуга шикаятьләр булган, мондый гаризалар 7 иде.

Февраль аенда "халык контроле" нә 381 гариза кергән. Аларның 300-дән артыгы кар проблемаларына туры килә. 67 мөрәҗәгать «планлаштырылган» статусында, 244е хәл ителгән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса