5 миллиард сум бурыч туплаган
Бу республикада яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдәге бурычы.
Халыкның җитәкчелеккә мөрәҗәгате дә аз түгел. Һәр икенче мөрәҗәгать гомумйорт милкен тотуга, һәр дүртенчесе ЖКУ өчен түләүгә кагылышлы. Иң күбе казанлылар һәм әлмәтлеләр мөрәҗәгать иткән. Бездә бер мең кешегә 8 мөрәҗәгать туры килә. 5 миллиард 50 миллион сумлык бурыч 11 ел дәвамында тупланып килгән. Газ өчен бурыч 449 миллион, электр энергиясенә 207, җылылык энергиясе өчен 303 миллион сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа