Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

15 сентябрьдән Әлмәттә торак йортларга җылылык бирү башланачак

Җылылык җибәргәннән соң батарейлар салкын булып калса, идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Беренче чиратта Әлмәттә социаль учреждениеләр – балалар бакчалары һәм мәктәпләр җылытыла башлады. 13 сентябрьдә бу объектларга җылылык бирә башладык, дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда эфир вакытында.

«Бүген-иртәгә җылы һава торышы  булу сәбәпле,  иртәгә, гомумән, 22-23 градус җылы вәгъдә итәләр, йортларда без 15 сентябрьдән җылылык бирә башлаячакбыз», – дип билгеләп үтте Нагуманов.

Шулай ук район башлыгы җылылыкны барлык фатирларга да бер үк вакытта бирү мөмкин түгел, дип кисәтте.

"Мин шунда ук кисәтергә телим, җылылык бирү бер төймәгә басканнан гына эшләп китми. Ул билгеле бер вакытны ала.  Челтәрләрдә аварияләр булмасын өчен, без бүген иртәнге планеркада фикер алыштык һәм системада басымны киметмәскә куштык, югыйсә аварияләр булачак. Шуңа күрә, әгәр сезнең  фатирыгызга җылы килеп җитмәсә, борчылырга кирәкми", - дип билгеләп үтте Нагуманов.

Район башлыгы, бу очракта идарәче компаниягә, яисә 000 телефоны буенча гариза җибәрергә кирәк, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык департаментына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип ачыклык кертте.

"Идарәче компанияләр оператив рәвештә җавап бирәчәкләр, без дә аларны күзәтәчәкбез", – диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса