Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Сак булыгыз: боз сөңгеләре!

Һава торышы еш үзгәреп тору нәтиҗәсендә күп-фатирлы торак йортларның, бина, учреждениеләрнең түбә кыекларында боз сөңгеләре хасил булды.

Түбәләрдәге язгы кояш нурларыннан эреп, теләсә кайсы вакытта ишелеп төшәргә әзер торган каты кар катламы да кешеләр өчен зур куркыныч тудыра.

Артык зур булмаган боз сөңгесе дә түбәдән сәгатенә 60 километргача тизлек белән очып төшә икән. Бу үз чиратында бәхетсезлек очракларына, имгәнүләргә китерергә мөмкин. Биналарның түбәләрен кар һәм боздан чистартып торырга тиешле коммуналь һәм башка җаваплы оешмалар һәр көнне бу турыда кайгыртып, чаралар күрергә бурычлы. Муниципаль биналар өчен җаваплылык аларның җитәкчеләренә йөкләнгән.

Редакциябезгә әлеге уңайдан әлмәтлеләр бик еш шалтырата, халык контроленә дә мөрәҗәгать итәләр. Гыйнвар аенда һава торышының тотрыксызлыгы һәм коммунальчыларның җавапсыз карашы нәтиҗәсендә Р. Фәхретдин урамындагы бер йорттан ике кеше, төгәлрәге, аларның машиналары зыян күргән иде инде. Шуңа күрә дә әлмәтлеләргә биналарга якын килгәндә иң беренче чиратта аның козырегына игътибар белән карау зарур. «Игътибар! Боз сөңгеләре!» дигән белдерүләргә битарафлык күрсәтмәскә һәм сак булырга кирәк.

Боз сөңгеләре күбесенчә түбәдән су агып төшә торган улаклар өстендә хасил була, шуңа йортларның әлеге урыннары аеруча куркыныч. Аларны урап узу яхшырак. Моннан тыш, бозланган тротуарларга да игътибарлы булырга кирәк. Гадәттә нәкъ менә сөңгеләр астындагы урыннар күбрәк бозлана.

Әлмәтлеләр үзләре яшәгән күпфатирлы торак йорт кыегындагы боз сөңгеләре турында идарәче компаниягә хәбәр итә ала. Моннан тыш «Ачык Әлмәт» - «Открытый Альметьевск» (000) службасы да бу уңайдан заявкаларны кабул итә. Урамда барганда бина һәм торак йорт кыекларында куркыныч боз сөңгеләре күргән очракта кәрәзле телефоннан 8(8553) 000 000 номеры буенча шалтыратырга да була. Гамьсез булмыйк - сак булыйк!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса