Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә җылылык өчен түләү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлады

Бүген, 8 февральдә, Әлмәттә җылылык өчен түләү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлады.

Шалтыратуларны тиз арада эшкәртү максатыннан 000 хезмәтенә шалтыраткан әлмәтлеләрне интерактив тавыш менюсы сәламли.


Тавыш сәламләү тексты:
Исәнмесез, сез “Ачык Әлмәт”кә шалтыраттыгыз.
Әгәр гариза калдырырга яки бирелгән гаризаның статусын белергә теләсәгез, 1 гә басыгыз.
Әгәр җылылык өчен түләүләр буенча сорауларыгыз булса, 2 гә басыгыз.
Әгәр сезнең башка сорауыгыз булса, линиядә калыгыз
".


Халыкның шалтыратуларына торак-коммуналь хуҗалык һәм торак сәясәте департаментының ике белгече һәм җылылык челтәренең ике белгече җавап бирәчәк. Бер үк вакытта дүрт абонент белән сөйләшергә мөмкин булачак.


Алар 1,2,3,4 нче операторлар дип аталачак. 1 нче оператор тәүлек буе эшли (шимбә һәм якшәмбене дә кертеп), 2,3,4 нче операторлар эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса