Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Яңа ел «бүләге»: җылылыкка түләү артканмы?

Күпчелек өчен катлаулы булган 2020 ел артта калды, әмма 2021 ел да Әлмәттә декабрь квитанцияләре буенча шикаятьләрдән башланып китте.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен декабрьгә килгән счетлар әлмәтлеләрнең күбесен гаҗәпкә калдырды: көтмәгәндә «җылылык» графасында саннар артты, һәм бу гомуми сумманың да сизелерлек артуына китерде.

Интернетта шәһәр пабликлары кешеләрнең аптыраулы хәбәрләре белән тулды. Социаль челтәрләрдә безнең язылучыларыбыз да бу хәлдән читтә калмады. Нибары 4 көнгә 150 дән артык комментарий яздылар:

«Тельман урамы, 60. Җылылык өчен 4360 сум, квитанциянең гомуми суммасы 10063 сум»;

«Бер бүлмәле фатир, җылылыкка 2150 сум. Алдагы айда 930 сум иде»;

«Совет урамы, 155. Җылылык энергиясе өчен 4 000 сум килгән. Счет үзе 8 000 сумга»;

«Әминов урамы, 6. Җылылык – 3478,89 сум. Тулаем квитанция буенча 5803,66 сум түләргә. Ә бит әле газ, ут, телефон, лифт һ.б. да бар».

Күпләр «Бәяне арттырдылармыни соң?» дип аптырый. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, тарифларны арттыру булмаган. Аларны якындагы ярты елда күтәрергә исәпләмиләр. Индексация июльдә генә булачак.

Җылылык энергиясен поставкалаучы АПТС пред-приятиесендә түләүләр арту сәбәбен салкыннарга бәйләп аңлаталар.

РФ Гидрометеоүзәгенең тикшерелгән мәгълүматлары буенча, узган елның декабрендә уртача һава температурасы -10,7 градус тәшкил итте. 2019 елның декабре белән чагыштырсаң, анда температура -5,2 градус булган иде. Моннан тыш, узган елның ноябрь ае җылы, ә декабрь ае суык булды, – дип хәбәр итте АПТСның әйдәүче эксперты Евгений Юрченко. – Җылылык йөрткечнең чыгымнары арту сәбәпле, идарәче компанияләрдән килгән счетлар да артты.

Әлбәттә, бу җавап күпләрне канәгатьләндермәде. Берәүләр фатирларын начар җылытуларыннан зарланды, мондый югары бәя булырга тиеш түгел, диде. Икенчеләргә, киресенчә, артык нык җылытулары ошамый булып чыкты. Халыкның бер өлеше моңарчы да кышларның узган елгы кебек үк җылы булмавын, әмма мондый суммалар бер тапкыр да килмәгәнлеген билгеләп үтте. Прокуратура инде халык белән аралашуга әзерләнә. Әлмәт шәһәре прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев хәбәр иткәнчә, һәр шикаять буенча аерым тикшерү оештырылачак.

Ачулы хәбәрләр дулкыныннан соң Әлмәттә «Кайнар линия» эшли башлады. «Җылылык» заявкалары тәүлек буе эшләүче режимда 8(8553) 00-00-00 номеры буенча кабул ителә. Хәбәрләр белгечкә җибәрелә, ул һәр очракны аерым-аерым тикшерә. Дөрес, аларга шалтырату җиңел булып чыкмады. Без 4 көн дәвамында туктаусыз шалтыраттык, әмма линияне күпканаллы иткәннән соң да диспетчер белән элемтәгә керү мөмкин булмады. Ә менә кайбер шәһәрдәшләребез моңа ирешкән. «Бәхетлеләрнең» берсе – Совет урамы, 151 нче йортта яшәүче Юлия Симонова. Ул менә нәрсәләр сөйләде:

«Кайнар линия»гә мөрәҗәгать иттем, заявкамны кабул иттеләр – әлегә җавап юк. Биредә яшәгән дәвердә җылылык өчен мондый счетлар булганын хәтерләмим. Әйе, 2019 елда декабрь җылы иде, әмма гыйнвар һәм февраль айларында һава торышы салкын булды – ул чакта безгә 3000 сум тирәсе счет килде. 2020 елның ноябрь аенда 6741 сум исәпләнгән булган. Шуның 2752,50 сумы җылылык энергиясе өчен. Ул чакта ук миңа артык күп булып тоелган иде. Әмма декабрь ае өчен квитанция тагын да куркынычрак булып чыкты: 8778 сум, җылылык өчен 5000 сум тирәсе – бу бик күп.

Декабрь ае өчен түләү кәгазьләре әлмәтлеләрне генә борчымый булып чыкты. Татарстанның күп кенә башка шәһәрләрендә дә шундый ук хәл. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җылылык өчен түләүләрнең ни рәвешле исәпләнүен аңлатты. Ул хезмәт бәясеннән һәм куллану күләменнән чыгып исәпләнә. Республикада барлык йортлар исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылган, әмма аларның сафтан чыккан яки тикшерүгә җибәрелгән чаклары булгалый. Алар булмаган вакытта түләү норматив буенча исәпләнә. Анысы исә торак йортның конструктив торышына бәйле.

Кайбер йортларда җылытуны җайга салуның автоматлаштырылган системасы яки механик элеватор узеллары урнаштырылган. Аларны бары тик идарәче компания генә көйли ала. Тик монда да кемгәдер санитар нормалар буенча билгеләнгән 21 градус җылылык артык түбән булып тоела, ә кемдер тагын да күбрәк экономияләргә тели. Һәр фатирда кирәкле температураны кую мөмкин түгел, моның өчен батареяларда көйләүче клапан булуы шарт.

Алексей Фролов шулай ук кайбер йортларда һәр аерым фатирда индивидуаль счетчиклар торуын билгеләп үтте. Тик монда да барысы да үтәкүренмәле түгел. Галиев урамы, 27 нче йортта яшәүче Мария Федорованың фатирында ИПУ урнаштырылган. Аның сүзләренә караганда, ул күрсәткечләрне дөрес тапшыра һәм счетларны түли, әмма декабрь аенда идарәче компания аңа җылылык өчен бурыч исәпләгән. Нәтиҗә: җылылык өчен 7062,74 сум, ә квитанциянең гомуми суммасы 11011,86 сум.

– Бу кадәр сумманы ничек түләргә? Ипотека да түлибез бит әле. Аннары ничек яшәргә? – дип аптырый Мария.

Башкаларны да шундый ук сораулар борчый. Дулкынланулар юкка түгел, чөнки гыйнвар аенда температура тагын да түбәнрәк төште. Моннан тыш, күпләр Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрде – квитанциядә башка күрсәткечләр дә артырга мөмкин. Без үз чиратыбызда исәпләүләргә бәйле хәлләрне күзәтүне дәвам итәчәкбез.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса