Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Шәһәр урамнарын кардан чистарту дәвам итә

Әлмәт коммуналь хезмәткәрләре шәһәр урамнарын һәм ишегалларын чистарту белән мәшгуль. Техника килеп җитмәгән урыннарга ул якын көннәрдә киләчәк.

Табигатьтә бернәрсә дә артык түгел.

Күп итеп кар яуганга игенчеләр сөенә, әмма кар көртләре коммуналь тармакта эшләүчеләрнең мәшәкатьләрен арттыра.

Коммуналь тармак хезмәтләре шәһәр урамнарында һәм ишек алларында җыелган кар көртләрен чистарту белән мәшгуль. Нигездә эшкә төягечләр җәлеп ителде. Үзәк урамнарда кар валларын формалаштыралар, соңыннан полигонга чыгаралар.

Бүгенге көндә ишегалларын кардан арындыру дәвам итә. Тик ишегалларында калдырылган автомобильләр чистарту өчен кыенлыклар тудыра. Техника уза алмаган кайбер урыннарны хезмәткәрләр кулдан җыештыра.

Бәйрәм ялларында гына да коммуналь хезмәткәрләр 334 ишегалдын чистартты, 3500 кубометрдан артык кар чыгарды, 36 махсус машина эшләде. Бүген техника килеп җитмәгән ишегалларына ул якын көннәрдә киләчәк, дип вәгъдә бирә шәһәр коммуналь хезмәтләр җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса