Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт прокуратурасы җылылык өчен хисапланган түләүләрнең нигезлелеген тикшерәчәк

Әлмәтнең кайбер йортларында җылылык өчен счетларда хаталар ачыкланган инде.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов торак коммуналь-хуҗалык департаменты хезмәткәрләреннән әлеге вәзгыятькә ачыклык кертүләрен сорады.


Ниндидер счет-фактураларда тайпылышлар һәм хаталар булырга мөмкин, әлбәттә. Кызганычка каршы, мондый хәлләр була. Мөмкин булган тайпылышларны һәм хаталарны ачыклау өчен без сезнең өчен 000 номеры буенча тәүлек буе эшли торган кайнар линия оештырдык. Әмма “кайнар линия”гә шактый күп шалтыратулар килә башлады, - диде Тимур Нагуманов.


Шулай ук район башлыгы беренче көнне бер оператор гына эшләвен һәм аның җитешмәвен дә әйтте.


Бүгенге көндә операторлар саны арткан, күп каналлы линия булдырылган.


Нәкъ менә хәзер консультация ала алмаган кешеләрдән гафу үтенәм, ләкин бу, беренче чиратта, һәр шалтыратучыга шактый вакыт китүе белән бәйле. Шуңа да карамастан, акрынлап без шалтыратуларның кимүен күрәбез”, - диде ул.


Башта көненә 300 шалтырату булган, хәзер бу сан - 150.


Шулай ук ул Бигәш ур., 123 адресы буенча урнашкан йорт белән бәйле хәлгә аңлатма бирде.


Әлеге этапта түбәндәге адрес буенча тайпылышлар ачыкланды. “Татэнергосбыт”ның бердәм исәп — хисап үзәгенә төзәтмәләр җибәрелде, ягъни бу адрес буенча исәп-хисап ясалачак һәм киләсе периодка түләү кимиячәк”, - дип өстәде район башлыгы.

Әлмәт прокуратурасы өстәмә рәвештә идарәче компанияләрнең һәм җылылык бирүчеләрнең исәп-хисапларын, гамәлләрен тикшерәчәк һәм булган исәпләүләрнең объективлыгына үз бәясен бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса