Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Тимур Нагуманов: “Ишегалларын кардан чистарту атна ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш”

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр хезмәтләренең урамнарны кардан чистарту буенча эшләрен дәвам итүен хәбәр итте.

Хәзерге вакытта шәһәрдә күпфатирлы йортларның ишегалларын чистарту өчен 43 берәмлек техника җәлеп ителгән. Әмма кайбер идарәче компанияләр җитешә алмый.

Район башлыгы бу территорияләрнең атна ахырына кадәр чистартылачагын хәбәр итте.

Ишегаллары кардан чистартылмаган очракта әлмәтлеләр район башлыгына инстаграмнан хәбәр итә алалар, шулай ук Әлмәтнең торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментына шикаять белән мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.

 

Фото: Шәһәр автомобиль юллары идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса