Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт юлларын кардан чистартырга 50 берәмлек техника чыккан

Кышын кар яудымы, кулыңа көрәк алырга мәҗбүр буласың. Эшкә киткәнче йортны, капка төпләрен чистартырга кирәк бит. Ә олы юлларга, урамнарга тирә-якны гөрелтегә күмеп, автогрейдерлар, кар төяткечләр, йөк машиналары чыкты.

ГОСТ нигезендә, кар 3-6 сәгать эчендә чистартылырга тиеш. Һава торышы начар булганда, эш тәүлек буе бара. Юлларны комбинацияләнгән юл машиналары, автогрейдерлар, кар төяткеч машиналар чистарта. 


Аларга транспорт тәгәрмәчләре таймасын, шуның нәтиҗәсендә боз катламы хасил булмасын өчен карны юлдан читкә себереп сиптерү, бозлавыкны бетерү, карны  чистарту бурычы куелган. 


Боҗраларда, чатларда маневрлы фронталь төяткечләр эшләсә, тукталыш мәйданчыкларын, тротуар, баскычларны эшчеләр чистарта. 


Шәһәр магистральләрен чистарту белән автомобиль юллары идарәсе шөгыльләнә, ә менә ишегаллары – идарәче компанияләрнең җаваплылыгы зонасы. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев сүзләренә караганда, Әлмәтнең барлык идарәче компанияләре үзләренә беркетелгән территорияләрдә кар чистартуны тәэмин итәргә тиеш. Кемдер махсус техника ярдәмендә эшли, ә кайдадыр физик көч кулланырга туры килә икән. 


Ә авыллар урамнарын чистарту - җирлекләрнең башкарма комитетлары эше. Алар шәхси эшмәкәрләр, фермерлар белән килешү нигезендә эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса