Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Татмедиа» йорт яны территориясен иң яхшы бизәүчене ачыклаячак

Конкурс 23 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр үткәрелә.

«Татмедиа»  23 декабрьдән республика халкы арасында үз ишегалдын иң яхшы  бизәүгә конкурс башлый. Конкурс 2023 елның 13 гыйнварына кадәр үткәрелә.

Катнашучыларга 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 4 гыйнварына кадәр ишегалдын яки йортлары каршын төсле һәм оригиналь рәвештә бизәргә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Кар фигуралары, иллюминация, гирляндалар, декоратив фигуралар  кулланырга мөмкин.

Алга таба фотога төшәргә, видеоны төшерергә һәм үз аккаунтында ВКонтакте – #аунасводворетм #татмедиа15 күрсәтеп куярга кирәк. Фотоны almet-tv@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Конкурс өч номинациядә үткәрелә: "Иң яхшы шәһәр ишегалды", "Район үзәгендә иң яхшы ишегалды" һәм "Авыл җирлегендә иң яхшы ишегалды".

Җиңүчеләр район һәм республика дәрәҗәсендә билгеләнә. Тавыш бирү "ЮВТ-24" сайтында һәм аның «ВКонтакте» төркемендә уздырыла. Иң матур Яңа ел ишегалды өчен 2023 елның 5-8 гыйнварында тавыш бирергә мөмкин булачак. 9 гыйнварда район этабы җиңүчесе билгеләнәчәк. Анда иң күп тавыш җыйган катнашучы  республика этабына чыгачак.

Республика этабында катнашучылар өчен "Татмедиа" АҖ ресурсларында  тавыш бирергә кирәк булачак, ул 10-13 гыйнварда  tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтларында узачак.

Җиңүчеләр 14 гыйнварда «Татмедиа» АҖ рәсми сайтында  игълан ителәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса