Татарстан эшмәкәрләре илкүләм проект нигезендә 800 млн сум ярдәм алган
...
Илкүләм проект нигезендә 800 миллион сумга якын финанс ярдәме алган. Бу ярдәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында МСП.РФ дәүләт платформасы аша бирелгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Мәгълүм булганча, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре микрозаем алу өчен МСП.РФ цифрлы платформасындагы «Микрофинанслауны сайлау һәм алу» бүлегенә кереп, гариза бирергә тиеш.
«Татарстан эшмәкәрләре җиде төрле финанс продуктыннан файдалана ала, шул исәптән махсуслаштырылган продуктлардан – махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр эшли торган компанияләр өчен, шулай ук партнерлык продуктыннан. Алар буенча процент ставкалары елына 1дән башлап 9,5 процентка кадәр тәшкил итә һәм бу Россия Үзәк банкы төп ставканы арттырган шартларда бизнес өчен дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән финанслауның үтемлелеген арттыра. Әлеге ярдәм эшмәкәрлекнең төрле өлкәләрен колачлый, алар арасында экспортерлар, җитештерүче предприятиеләр, сәнәгать парклары резидентлары, технологик компанияләр һәм башкалар бар. Компанияләр 5 миллион сумга кадәр ташламалы финанслауга дәгъва итә ала», – дип хәбәр итте ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа