Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан бер елда хәләл продукция экспортын 40 процентка арттырырга планлаштыра

...

Татарстан бер елда хәләл продукция экспорты күләмен 40 процентка диярлек арттырырга һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча 16 миллион доллар күрсәткеченә ирешергә планлаштыра. 2023 елда республиканың «Хәләл» стандартлы продукция экспорты, 2022 елга караганда 177 процент үсеш белән, 11,5 миллион долларны тәшкил иткән.

Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча хәләл продукция экспорты 4 миллион доллардан арткан. Болар, нигездә, ит, сөт һәм кондитер продукциясе, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Татарстанда хәләл продукция җитештерү күләме ел саен 10-12 процентка үсеш белән 10 миллиард сумнан артып китә. Бүгенге көндә республикада хәләл продукция җитештерүче 100дән артык оешма исәпләнә, алардан 20гә якын компания экспортка ориентлашкан.

Хәләл продукцияне төп сатып алучылар: БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Ирак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-ber-elda-xalal-produkciya-eksportyn-40-procentka-arttyryrga-planlastyra-5887739

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса