Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

500дән артык волонтер татарстанлыларга объектларны төзекләндерү өчен тавыш бирергә булыша

Татарстанда онлайн тавыш бирү уза.

Россиядә 30 апрельгә кадәр объектларны төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү уза. Татарстанда волонтерлар эше оештырылган, алар анда катнашырга ярдәм итә: катнашучы объектлар турында сөйли һәм ничек тавыш бирергә мөмкин булуын күрсәтә. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.

548 волонтер шәһәр һәм районнарның кеше күп йөри торган урыннарында эшли.

«Традиция буенча безнең волонтерлар халыкка онлайн-тавыш бирүдә ярдәм итә. Активистлар тавыш бирү процессын күрсәтә, нинди объектларны сайларга мөмкин булуы турында сөйли. Бу урыннарны нәкъ менә республика халкы билгели», - дип аңлатты Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Волонтерларның бурычы - халыкны туган шәһәрен төзекләндерүгә җәлеп итү.

«Ел саен без волонтерлык программасын гамәлгә ашыруга нык әзерлек алып барабыз һәм республикада волонтерлар эше нокталарының шәхси контролен уздырабыз», - дип билгеләп үтте «Татарстан Волонтерлар мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса