Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Юлларда яктылык кайтаргыч элементлар кулланасызмы?

Быел республикада 549 юл һәлакәте булган.

Быел Татарстанда 549 юл-транспорт һәлакәте булган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 43 очракка кимрәк.

“23 мартка Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 63 кеше үлгән. Бу узган елның шушы ук айлары белән чагыштырганда 16 кешегә күбрәк. Тагын 690 кеше җәрәхәтләр алды. 48 кеше автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә үлгән, 15 - җәяүлеләрне бәрдерүдә. Җәяүлеләр өчен юллар хәвеф-хәтәрдән иң нәтиҗәле ысул бөлып – яктылык кайтаргыч элементлар булып тора”, *– дип белдерде матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов.*
Спикер хокук бозуларның төп төренә - каршы як хәрәкәт полосасына чыгуга да игътибар юнәлтте. Әлеге кагыйдәне бозу нәтиҗәсендә 29 кеше һәлак булган. Ни кызганыч, нәкъ менә узып китү рөхсәт ителгән зоналарда 28 кешенең гомере өзелгән. Күпчелек яңарак кына машина йөртү таныклыгы алган автомобилистлар юлларда иминлек кануннарын үтәмәве билгеле булды. Шулай ук самокат, велосипед һәм мотоцикллар белән идарә итүчеләргә кагылышлы юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге ассызыкланды. Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге  кагыйдәләрен бозучы велокурьерларга җәза булдырылуы да ихтимал. Бу юнәлештә дә эш башланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса