Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан керемнәр буенча лидерлар дүртлегенә керде

Агымдагы 2024 елның 1 мартына республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 69,2 млрд сум тәшкил иткән.

Аерым алганда республика бюджетына — 58,6 млрд сум, җирле бюджетларга — 10,6 млрд. керем кертелгән.

«Быел салым һәм салым булмаган керемнәр буенча план 400 млрд сум күләмендә расланган. Республиканың берләштерелгән бюджеты буенча план билгеләнешен гыйнвар-февраль айларында үтәү 17,3%, Татарстан Республикасы бюджеты — 17,6%, җирле бюджет — 15,7% үтәлгән. Берләштерелгән бюджетның мобилизацияләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсеннән кала, Идел буе федераль округында лидер булып тора», - дип хәбәр итте Татарстанның финанслар Министры урынбасары Алла Анфимова матбугат конференциясендә .

Гыйнвар-февраль айларында республика территориясеннән салым һәм салым булмаган керемнәр 198,4 млрд сум күләмендә тупланганы билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса