Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Казанда 15 мәртәбә православие китабы фестивале узачак

Тематик китап ярминкәсе дә эшлиячәк.

Православие китабы фестивале 14-16 мартта Казанның «Россия — минем тарихым» мультимедиа тарихи паркында оештырылачак.

«Православие китабы көне 2009 елда гамәлгә куелган һәм ел саен 14 мартта бәйрәм ителә. Быел ул 15 тапкыр уза. Бәйрәмне булдыруга 1964 елда беренче православие басма китабының чыгуы нигез булды. Элегрәк китаплар басылган булса да, авторлары күрсәтелмәгән. Чарада православие нәшриятларының өр-яңа басмалары тәкъдим ителәчәк, шулай ук танылган язучылар һәм руханилар лекцияләре белән очрашулар оештырылачак. Моннан тыш, күргәзмәдә балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият белән танышырга мөмкин булачак. Дини генә түгел, тарихи әдәбият, психология турындагы китаплар дә күргәзмәләрдә урын алачак», — дип белдерде матбугат конференциясендә Казан епархиясе музее директоры Аркадий Логинов.

Күләмле чара кысаларында блогерлар белән очрашу да үткәреләчәк. Әйтергә кирәк, биредә әлеге тема белән кызыксынган һәр блогер катнаша алачак. Шулай ук интеллектуаль элита өчен очрашулар, аерым алганда, «Православие — Россия киләчәге» түгәрәк өстәле булачак. Ул Халыкара антиквариат институтында үткәреләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса