Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Видеоплатформалардагы балалар контенты татарчага тәрҗемә ителәчәк?

Болай эшләгәндә балалар татарча аралашырга теләр иде, ди автор.

Россиянең иҗтимагый инициативалары сайтында видеоплатформаларда балалар өчен контентны автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә итү турындагы инициатива чыккан.

 

Инициатива авторы - Лилия Косолапова. Балаларның туган телдә булмаган бик күп видеолар каравы татар телен белмәүгә китерә дип уйлый автор. Шуңа балада рус теле беренче тел буларак формалаша.

Автор хәзерге вакытта бу проблеманы хәл итү өчен платформаларда барлык мөмкинлекләр булуы ассызыклана. Автор тәкъдиме буенча, әгәр кулланучы Татарстан Республикасыннан икән һәм ул балалар контенты белән кызыксына икән, платформа автомат рәвештә видеоны татар теленә тәрҗемә итәргә тиеш. Бу очракта балар татар телен күп ишетә һәм үзара да татарча аралаша башлый.

Автор билгеләп үткәнчә, әлеге функцияне туктату өчен дә техник мөмкинлек булырга тиеш, тик аны ата-аналар гына башкарырга мөмкин.

Автор фикеренчә, ата-аналарда балалар өчен видеоконтентка негатив караш бар. Видео балага телне өйрәнүдә файда китерүен аңлаган ата-ана баланың видео карап утыруын уңай кабул итә башлар иде.

Автор фикеренчә, бу эшне җайга салу өчен карар чыгарырга кирәк. Инициативаның тулы тексты белән танышу өчен сылтама белән уртаклаша "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса