Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«ТАТМЕДИА»нең 24 басмасының тиражы арткан

«ТАТМЕДИА» 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясенә йомгак ясады. 24 басма узган елның 2 яртыеллыгы дәрәҗәсенә кадәр язылу тиражларын арттыра алган.

"Шәһри Чаллы", "Ютазинская новь" газетлары, "Безнең мирас" журналы тиражы 20 проценттан тан артык үскән. Алабуга, Бөгелмә, Арча, Спас, Түбән Кама, Апас, Әлки, Әлмәт, Мамадыш, Минзәлә, Балтач, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары газетлары лидерлар арасында. 

«Татмедиа» холдингына керүче республика газеталарының тиражы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 113,8 процентны тәшкил итә.

Торак пунктларда почтальоннар җитмәү почта аша язулуның кимүенә китерә.  Шуңа бәйле рәвештә, «ТАТМЕДИА» АҖ редакцияләре елдан-ел редакциядә  альтернатив язылуны күбрәк куллана. Мәсәлән, «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына узган елгы дәрәҗәгә альтернатив язылу 4 процентка арткан һәм гомуми язылу күләменең 18,7 процентын тәшкил иткән.

 «ТАТМЕДИА» басмалары «Татарстан почтасы»  белән берлектә уздырыла торган «Язылу декадасы»нда  катнаша, ул вакытта язылу бәясе 7-13 процент ташлама белән бирелә.

«Татарстан почтасы» аша язылу тиражын, альтернатив язылу һәм ваклап сатуны исәпкә алып, 2023 елның 2 яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча «ТАТМЕДИА» газетлары һәм журналларының гомуми басма тиражы 236 634 данә тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса