Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан мәктәпкә гаризалар бирү буенча электрон хезмәтләрнең тулы циклын гамәлгә ашырды

Яңа хезмәткә ихтыяҗ зур булган.

Татарстан беренче класска гариза бирү һәм укучыларны бер мәктәптән икенчесенә күчерү буенча электрон хезмәтләрнең тулы циклы тормышка ашырылган федерациянең беренче субъекты булды. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

«Татарстан-2021 елда Россия Президенты [Владимир Путин] тарафыннан массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча йөкләмәсен үтәгән беренче төбәкләрнең берсе. 2022 елда без шулай ук аерылып тордык. Республика беренче класска гариза биргәндә һәм укучыларны бер мәктәптән икенчесенә күчергәндә электрон хезмәтләрнең тулы циклын тормышка ашырган беренче төбәк булдык», — дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

Министр урынбасары сүзләренчә, яңа хезмәткә ихтыяҗ зур булган. Быел регионда яшәүчеләр балаларны мәктәпкә кабул итүгә 50 меңнән артык гариза тапшырган.

Популярлык буенча икенче урында-балага айлык пособие билгеләү өчен гаризалар бирү, быел барлыгы 48 мең гариза бирелгән. Өченче урында-балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен компенсацияләүгә гаризалар (45 мең гариза).

Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр билгеләү (37 мең гариза) һәм беренче балага айлык түләүне билгеләү (37 мең гариза) кебек хезмәтләргә ихтыяҗ зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса