Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

2022 ел азагына кадәр Татарстанда 43 хезмәт электрон рәвешкә күчереләчәк

Массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эше узган ел ахырында башланды һәм быел да актив дәвам итә.

Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында регион халкына төбәктә күрсәтелә торган 319 хезмәттән 276сы бар. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

"Массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эше узган ел ахырында башланды һәм быел да актив дәвам итә. 2022 елда республика халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр буенча 120 меңгә якын гариза бирелгән. Узган ел 6,5 мең шундый гариза бирелгән иде", - дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

«Быел дәүләт хезмәтләре порталында барлыгы 151 яңа хезмәт барлыкка килде, ел азагына кадәр тагын 43 хезмәт цифрлаштырылачак», — дип төгәлләштерде республика цифрлы үсеш министрының  беренче урынбасары.

Нашвин шулай ук Татарстанда иң кирәкле дәүләт хезмәтләрен атады. Бу-мәктәпкә гариза бирү, балага айлык пособие билгеләү, балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен компенсацияләү һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр билгеләү, шулай ук беренче балага ай саен түләү.

Элегрәк кешеләргә әлеге хезмәтләрне алу өчен җәяү барырга, документларын башкарма комитетларга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә алып барырга кирәк иде. Бүгенге көндә татарстанлыларның мондый ихтыяҗы юк, дип ассызыклады Илья Начвин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса