Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Әлмәтлеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналында катнаша

Суперфиналны ачу тантанасы 29 октябрьдә 10:00 сәгатьтә була.

29 октябрьдә «Хезмәт резервлары» стадионы базасында 2022 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узачак. Фестивальне уздыруның максаты булып, гражданнарны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү тора.

Быел суперфиналда җиңү өчен «ГТО» (Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Нурлат районнары, Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре) җәйге фестивале һәм кышкы фестиваль (Чүпрәле, Саба, Яшел Үзән районнары, Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре) җиңүчеләре көч сынашачак. Һәр команда составына ГТО комплексының II-IX баскычларына караган 9-59 яшьләрдәге 8 кеше кергән.

 Фестивальнең спорт программасы җыелма командалар арасында ГТО нормативларын тапшыру буенча эстафета ярышларын үз эченә ала. 

Фестиваль суперфиналында команда беренчелегендә 1-3 урын алган командалар кубоклар, дипломнар, медальләр һәм спорт инвентарьлары белән бүләкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса