Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Гыйнвардан Россиядә аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертеләчәк

Бу пособие гамәлдәге берничә түләүне берләштерер дип көтелә.

Россиядә 1 гыйнвардан аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертәчәкләр. Пособие бала туу яки баланы уллыкка (кызлыкка) алу һәм өч яшькә җиткәнче бирелә торган түләүләрне дә берләштерергә мөмкин. Илнең премьер-министры Михаил Мишустин шул турыда хәбәр итте.

Универсаль пособие шулай ук өч яшьтән җиде яшькәчә һәм сигез яшьтән унҗиде яшькәчә яшьтә булган балалар өчен түләүләрне үз эченә алачак. «Шулай ук пособие йөклелекнең иртә срокларында исәпкә алынган мохтаҗ хатын- кызларга да билгеләнәчәк», – диде Мишустин Хөкүмәт утырышы барышында.

Мишустин сүзләренчә, пособиене алу өчен бер генә гариза тапшырырга кирәк булачак. Аны дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша да, күп функцияле үзәккә яки социаль иминият фондына шәхсән барып та тутырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, быел өч яшьтән сигез яшькә кадәрге балаларга билгеләнгән айлык түләүгә яңа төрлесе - сигез яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен булганы өстәлде, пособиеләр һәр балага түләнә. Түләүләрнең ил буенча уртача күләме 11 592 сум тәшкил итә, әмма төбәкләрдәге түләүләрнең суммасы 11 341 сумнан 30 784 сумга кадәр аралыкта, дип хәбәр итте «Татар-информ».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса