Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Мобилизация вакытында машиналарны алып калу турындагы хәбәр ялган

Кичә Татарстан республикасы хәрби комиссары өлешчә мобилизация турында боерыкка кул куйды.

Погодин приказының 5 нче пункты халыкта зур кызыксыну тудырды. Ул дәүләт оешмалары һәм шәхси бизнес, шулай ук гражданнарның шәхси автомобильләрен мобилизацияләүгә кагыла.

Указ бастырылганнан соң, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда паника башланды һәм шунда ук машинаны урамда тартып алачаклар дигән фейклар пәйда булды.

Закон нигезендә автотранспортлары булган һәр предприятие оборона министрлыгыннан күрсәтмә ала, анда кораллы көчләр ихтыяҗлары өчен нинди автомобильләр тартып алынырга тиешлеге язылган.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча шәхси автомобильләрне беркем дә алмаячак. 

Кичә Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация турында Указга кул куйды. Мобилизация чаралары 21 сентябрьдә Указга кул куелган көнне үк башланды. Хәрби хезмәткә хәзер запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса