Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Республика халкына җәмәгать транспортында шикле әйбер тапкач, нәрсә эшләргә кирәклеген искәрттеләр

Татарстанлыларга җәмәгать транспортында йөргәндә һәрвакыт уяу һәм игътибарлы булырга кирәк.

Әгәр дә сез капчык, төргәк, тартма яки күзәтелмәгән башка шикле әйбер тапсагыз, аны күчерергә яки ачарга тырышмагыз – бу сезнең тормышыгыз һәм башка пассажирлар өчен куркыныч булырга мөмкин.

Мондый очракларда шунда ук табылган әйбер турында транспортның шоферына яки кондукторына хәбәр итәргә кирәк.

Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары янында, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, шулай ук торак йортлар янында шикле әйберләргә игътибар итәргә кирәк.

Уяу булыгыз, йортлар яннарында, кешеләр җыелган урыннарда буш автомобильләрдән сак булыгыз. 

Ачыкланган шикле барлык гамәлләр турында сез һәрвакыт түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итә аласыз: Казанда яшәүчеләр өчен – 292-50-10, 291-35-28 (полиция), 275-30-50 (транспорт буенча «Кайнар линия»), гомуми номерлар – 112 яки 012 (кәрәзле телефоннан коткару бердәм хезмәте), 231-45-55 (ТР буенча РФ ФИХИ кизү тору хезмәте).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса