Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты тормышка ашырыла

Әлеге максатларда федераль бюджеттан 111,5 миллион сум бирелгән.

2022 елда, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында, Татарстанда урманнарны саклау буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 111,5 миллион сум бирелгән. Бу акчаның 89,5 миллион сумы урманнарны торгызу эшләренә тотылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән "Татар-информ". 

Министрлык мәгълүматлары буенча, быел илкүләм проект буенча республикада 3619,1 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Шул исәптән 1412,5 гейтар урман культуралары утыртылган, 104,6 гектар яңа урманнарга нигез салынган, 4 гектар комбинацияле урман яңарту чаралы үткәрелгән, 2098 гектар табигый урман яңарышына ярдәм күрсәтелгән.

Илкүләм проект нигезендә урманнарны торгызу өчен орлыклар запасын булдыру эшләре дә башкарыла. Быелның 15 сентябренә урман хуҗалыкларында агачларның төп урман барлыкка китерүче төрләреннән 1232 килограмм орлык әзерләнгән. Шул исәптән, 761 килограмм – нарат, 142 килограмм – чыршы, 25 килограмм – карагай, 20 килограмм – каен, 34 килограмм – юкә һәм 250 килограмм башка токым агачларның орлыклары тупланган. Кирәкле орлыкларның төп өлешен сентябрь азагы – октябрь башында җыячаклар.

Көзге инвентаризация хисабы буенча, кимендә 31 миллион төп агач үсентесе үстерелер дип көтелә.

Республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә махсус техника паркы да яңартыла. Быел барлыгы 22 миллион сумга 13 берәмлек техника һәм 243 берәмлек җиһазлар алынган. Шулар арасында – 7 янгын сүндерү тагылмасы, 6 «Беларус-82.1» тракторы, урман янгынын сүндерә торган асылмалы 16 җайланма, 4 сабан, 4 культиватор, 1 тырма һәм үсентеләр утырту өчен 218 махсус көрәк бар.

Бөтен структура һәм оешмаларның бердәм эшләве, шулай ук янгынга каршы чаралар күрелүе нәтиҗәсендә, 2022 елда Татарстанда урман янгыннарын кисәтеп булды, дип билгеләп үттеләр Урман хуҗалыгы министрлыгында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса