Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Республикада яшәүчеләр медицина хезмәте күрсәтү буенча кайнар линиягә шалтырата ала

Шалтыратучыларның сорауларына сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк

 12 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе президентының Татарстан республикасындагы кабул итү бүлмәсендә «медицина хезмәте күрсәтү, көзге чорда дару препаратлары белән тәэмин итү» мәсьәләсе буенча «Туры линия» уздырыла.

Гражданнарның сорауларына Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк:

1. Фармация буенча идарә башлыгы Артур Олегович;

2. Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенең дәвалау ярдәме бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе-Хәйруллина Карина Таһир кызы;

3. Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенең балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты-Вәлиева Гүзәл Дамир кызы;

4. Гражданнарның хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшләү секторының әйдәп баручы консультанты - Шиһабетдинова Гөлия Данил кызы.


Туры линия телефоны: 8 843 221-80-35.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса