Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Яңа кесә китабы дөнья күрде

Автор үзе «бүген авылны үстерәбез дип, авылга тискәре хезмәт итүчеләр күбәйде. Шушы теманы күтәреп әсәр язасым килде», - ди.

Бүген «Казан утлары» журналы җәмәгатьчелеккә Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабын тәкъдим итте. Әлеге басма - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап.

Рафис Корбанның яңа китабына «Тәүбә көне» һәм «Бер уч туфрак» повестьлары кергән. Аларда хәзерге заманда кешеләрнең рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Язучы геройларын гадәттән тыш вакыйгалар яктылыгында сурәтләп, үзе яшәгән чорга бәя бирә.

«Галимҗан Гыйльманов миңа бер кызыклы тарих, үзе белән булган хәлне сөйләде. Әсәргә шул сюжет кереп китте, ләкин аның герое Галимҗан түгел, ә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән хезмәткәр. Бүген авылны үстерәбез дип, авылга тискәре хезмәт итүчеләр күбәйде. Шушы теманы күтәреп әсәр язасым килде», - диде Рафис Корбан.

Галимҗан Гыйльманов «Тәүбә көне» китабында Рафис Корбанны чын язучы булып өлгергәнен әйтте. «Ике әсәр дә миңа бик ошады. Ул бик тиз һәм җиңел укыла. Монда роман язарлык материал бирелгән», - диде Галимҗан Гыйльманов.

«Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков кыска вакыт эчендә унбишенче китап чыгуын татар матбугатында феномен дип атады.

«Ай саен диярлек без бер китап чыгарып барабыз. Бу хәлнең моңарчы булганы юк. Ул тулысынча «Татмедиа» хисабына эшләнә, шуңа күрә авторлар өчен бу бик куанычлы хәл. Иң мөһиме, бу безнең өчен бизнес та. Китаплар киштәләрдә ятмый - 2-3 ай эчендә аларның уртача 70 проценты сатыла бара. Беренче чыкканнары кибетләрдә калмады. Без башта китапларны ике мең нөсхә белән чыгарган булсак, соңыннан өч меңгә җиткердек», - диде Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков «Казан утлары» китапханәсе сериясеннән чыккан китапларны китап кибетләреннән, киосклардан, маркетплейслардан сатып алырга мөмкин икәнен әйтте. Ул татар китапларын сөючеләрнең чит төбәкләрдә яшәүчеләре өчен басмаларының «Озон», «Вайлдберриз» кебек маркетплейсларда булуы куанычлы булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса