Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Узган ел республикада 1769 кече һәм урта эшкуарлык субъектына ярдәм күрсәтелгән

2021 елда Татарстанда кече бизнес вәкилләренә 3,2 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелде.

Узган елда Татарстанда 1769 кече һәм урта эшкуарлык субъектына 3,2 млрд сумлык ярдәм күрсәтелгән.  Татарстан Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар, субсидияләр һәм йөкләмәләр бирелүен хәбәр итә.  .

Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр 344,9 млн сумлык грантлар һәм субсидияләр алды. «Агростартап» бәйгесе ярдәмендә  60 фермер һәм 41 кооператив ярдәм алды.
2021 елда 17732 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 168,3 млн сумлык мәгълүмати-консультацион ярдәм алган.

Ведомствода искәртүләренчә, Татарстан эшкуарларына өч юнәлеш буенча ярдәм алырга мөмкин.Болар –үзмәшгульләргә ярдәм итү, эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм гамәлдәге эшмәкәрләрне үстерү.

Ярдәм чараларын алу өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына (Казан, Петербург ур., 28), яисә фондның иҗтимагый вәкилләренә (fpprt.ru сайтының «Минем бизнес» бүлегендә танышырга мөмкин) һәм +7 (843) 524-90-90 кайнар линия аша, шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе +7 (800) 444-16-70 буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән ил территориясендә гамәлгә ашырыла.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса