Май бәйрәмнәрендә бакчада нинди эшләр башкарырга мөмкин?
Бакчадагы җирне язгы утырту эшләренә ничек әзерләргә, майның беренче көннәрендә бакчада нәрсә чәчәргә һәм бакча үсемлекләрен ничек тукландырырга мөмкин?
«Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.
Яңа сезонны дача өмәсеннән башлыйк. Узган елгы үләнне тырма белән чистартыгыз. Газоннарны ком салып тигезләгез. Бу газон үләннәре өчен бик файдалы. Ә үлән булмаган җирләрдә яңа орлык чәчәргә кирәк.
Әгәр туфрак кипкән булса, казып, булачак түтәлләр һәм клумбалар өчен крын әзерләргә кирәк. 5-10 см тирәнлеккә йомшартырга мөмкин.
Майның беренче көннәрендә, туфрак әзер булса, кишер, чөгендер, редис чәчәргә була. Ә көздән теплицада редис чәчкәннәр инде беренче майда ук уңыш җыялар. Башка культуралар орлыкларына килгәндә, аларны соңрак чәчәргә кирәк, туфрак +10 градуска кадәр җылы булырга тиеш.
Май башында суган утыртырга мөмкин. Туфракта кышка калган суган һәм сарымсак кар эреп, 7-10 көннән соң тукландырыла: 1 аш кашыгы мочевинаны 10 литр суга салып сибәргә кирәк. Катлаулы ашламалар кертү беренчел тукланудан соң 15 көннән соң башкарыла.
Кишер чәчүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Орлыкларны алдан чәчүгә әзерләргә кирәк. Менә бер алым: утыртканчы бер-ике атна кала кишер орлыгын капчыкка салырга һәм аны бакчадагы штык көрәге тирәнлегенә күмәргә кирәк. Ә аннары әзер орлыкларны түтәлләргә чәчәргә мөмкин. Бу агротехник алым тамырларны зарарлый торган кишер чебене кебек афәттән котылырга ярдәм итәчәк. Бөҗәк активлашкан вакытка үсемлекләр нык булачак, ә личинкалар аз зыян салачак.
Май ялларында томат һәм борыч үсентеләрен дачага алып барырга, тик күчереп утыртмаска, ә парник һәм теплицаларга куярга була. Бу-чыныгу, урам температурасына күнегү. Әгәр сез апрель уртасыннан да соңга калмыйча орлык чәчкәнсез икән теплицага кыяр үсентеләрен генә утыртырга була. Калган үсентеләрне май ахырында – 15, ягъни 20 нән соң, ягъни 10-12 градуска кадәр җылытканда утырталар. Шундый ук җылы җиргә бәрәңге дә утырталар.
Бакчада куаклар, агачланы, бакча җиләген катлаулы ашламалар белән тукландырырга кирәк.
Республиканың һәр муниципаль районында бакчачыларга ярдәм йөзеннән «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалының консультация пункты эшли, анда орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау мәсьәләләре буенча белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин. Кирәк булганда «Россельхозцентр» белгечләре яшелчә, җиләк-җимеш культураларына авыруларга һәм корткычларга диагностика уздырачаклар, ачыкланган зарарлы объектлар белән көрәшү чараларын сайлаячаклар, шулай ук бакчачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Филиалның консультация пунктларында яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыкларын, җиләк-җимеш агачлары һәм җиләк-җимеш куаклары (алма, груша, чия, карлыган һәм кура җиләге) үсентеләрен, орлык бәрәңгесен, шулай ук үсемлекләрне саклау чараларын, минераль һәм биологик ашламалар, бакча өчен кирәкле товарлар сатып алу мөмкинлеге бар.
Любовь ЗАНИНА
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа