Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Узган ел республикада илкүләм проект буенча 4,2 мең гектарда урманнар торгызылды

Татарстанда урман торгызу өчен 40,2 тонна урман орлыгы запасы тупланган.

2021 елда, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 4,2 мең гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды. Бу максатларга федераль бюджеттан 87,9 млн сум бүлеп бирелде, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Министрлыкта шулай ук узган ел урманнарны торгызу һәм янгыннардан саклау максатларында 112,4 млн сумга 549 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алынган, диделәр. 

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелды. «Экология» илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрануы дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Россиянең уникаль флора һәм фаунасын саклауга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса