Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

VK кече һәм урта бизнеска ярдәм итә

Бүген Бизнес в контакте платформасында эшмәкәрләргә интернетта үз эшләрен башлап җибәрү һәм үстерү өчен кирәкле барлык инструментлар да бар.

Эшне башлар өчен, социаль челтәрдә шәхси сәхифәне булдырырга  һәм товарлар турында мәгълүмат өстәргә кирәк. 

ВКонтакте инструментлары бушлай тулы кыйммәтле интернет-кибет булдырырга мөмкинлек бирә, аның аша товарларны сатарга да, хезмәт күрсәтергә дә уңайлы: ул гамәлдәге кибетләр белән API аша интеграцияләнүне дә хуплый. Түләүләрне VK Pay сервисы аша кабул итәргә мөмкин — ул тотрыклы рәвештә Россия банкларының теләсә кайсы картасы белән эшли. Үз төбәгендә һәм аннан читтә товарлар сату өчен аларны эшкуарлар бөтен Россия буйлап Boxberry һәм почта яки курьерлар аша бушлай илтеп бирә алалар.

VK яңа шартларда эшкуарларның ихтыяҗын аңлап, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү юнәлешен башлап җибәрә. Бүлекчә үз сәхифәңне мөмкин кадәр нәтиҗәле көйләргә һәм барлык процессларны оештырырга ярдәм итәчәк.

Эшкуарларга тәүлек буе ярдәм итү һәм бизнес өчен контактлар берләшмәсендә платформа һәм инструментлар яңартылуы турында актуаль мәгълүмат алу мөмкин. VK өстәмә рәвештә  ярдәм хезмәте эшчәнлеген көчәйтте, димәк сорауларга җавапларны тиз алырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса