Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанның 167 дән артык оешмасы балаларның кышкы ялы программасын тормышка ашырды

2022 елда кышкы каникул чорының сәламәтләндерү кампаниясе алты меңнән артык баланы колачлады. Гадәттәгечә шәһәр читендәге учреждениеләр һәм көндезге лагерьлар эшләде.

Шәһәр читендәге 39 сәламәтләндерү учреждениесендә каникулларны барлыгы дүрт меңнән артык кеше үткәргән, ике меңгә якын – көндезге 75 лагерьда.

Министрлык тарафыннан күчмә тикшерүләр оештырылган.

Лагерьлар төрле юнәлешләр буенча үткәрелде: Спорт, иҗади, белем бирү, хәрби-патриотик һәм башкалар. Мәгълүмати-технологик юнәлеш кысаларында INNOCAMP балалар IT-лагере "Я, ты - Илон Маск" ,  "Сәләт"  "Дубок" лагерендә Санак Lab сменасын үткәрде.

Һәр лагерьда COVID-19 таралуын кисәтү буенча комплекслы эш оештырылган иде. Эшкә вакцинация узган һәм COVID-19 антитәнчекләренә анализ нәтиҗәләре булган кешеләр генә кертелгән, балалар һәм персоналның көн саен ике тапкыр термометриясе оештырылган, смена дәвамында балаларның чыгуы һәм массакүләм чаралар, шул исәптән ата-аналар көннәре тыелган. Азык-төлек блогы хезмәткәрләре, медицина һәм техник персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса