Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Песошин Татарстанда барлык чикләү чаралары саклануын хәбәр итте

Татарстанда авырулар санының тотрыклы темпы саклана, аз гына кимү күзәтелә.

8 гыйнварга республикада 43 мең 447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлек эчендә — 94 кеше. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ул билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан пандемия вакытында үлүчеләр саны 1481 кеше тәшкил иткән, шуларның алтысы — соңгы тәүлек эчендә. Песошин шулай ук республикада барлык чикләү чаралары саклануын искәртте. 

"Массакүләм Яңа ел чаралары республикада дәвам итә. Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел. Барысын да барлык профилактик һәм санитар таләпләрне үтәп оештырырга кирәк",-дип ассызыклады премьер-министр.

Ул  эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә чакырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры республикада 2 млн 293 мең 281 кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан, 1 млн 862 мең икенче компонент алган, дип билгеләп үтте. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 569 мең 683 кеше кабаттан вакцинацияләгән. Медицина оешмаларында җитәрлек күләмдә вакцина — 454 мең доза бар. Прививканы 170 вакцинация пунктында ясатырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса