Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда Covid-19 белән авыру саны 40 процентка кимегән

Марина Патяшина аңлатканча, кимү вакциналаштырылган кешеләр саны күп булу аркасында килеп чыккан: хәзер өлкән халыкның 74%ы прививка ясаткан.

Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны кими бара. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Без дүрт атна дәвамында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүен күзәтәбез. Соңгы атнада бу кимү аеруча зур булды-узган атнадан 40% тәшкил итте», - дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса