Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

ТР буенча Роспотребнадзор: коронавирустан прививка ясаткан татарстанлылар саны 70%ка якын

Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен республикада балигъ булганнарның 80%ына прививка ясатырга кирәк.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән балигъ булган кешеләрнең 67%ы прививка ясаткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә өлкәннәрнең 67%ы прививка ясаткан», — дип ачыклык кертте спикер.

Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен республикада балигъ булганнарның 80%ына прививка ясатырга кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм студентларга вакцинация ясау элеккечә акрын бара, дип өстәде Авдонина.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, кабаттан прививка ясату шулай ук сүлпән бара, ә бу килеп туган эпидситуациядә зур хата булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса