Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

30 октябрьдән Татарстанда катгый чикләүләр кертелә

Иртәгә Россиядә Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча кертелгән эшләми торган  атна  башлана.

Бу чорда Татарстанда иң катгый чикләүләр кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әйтик, соңгы ярты елда коронавирустан прививка ясатмаган өлкән яшьтәге татарстанлыларны мәҗбүри изоляцияләү башланачак, җәмәгать туклануы 23.00 дән 6.00 сәгатькә кадәр ябылачак, ә сәүдә үзәкләренә һәм башка объектларга QR-кодлар күрсәткәндә генә эләгергә мөмкин булачак.

Шимбәдән башлап,  санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы мәдәни чаралар үткәрү, шулай ук барлык кибетләрнең төнге сәгатьләрдә эшләве тыела.

Дәүләт, муниципаль хакимият органнары, күп функцияле үзәкләр бу чорда эшен штат режимында дәвам итәчәк, бу исә республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәк.

"Республикада бу чикләүләрнең бу көннәрдә генә түгел, ә алга таба да, эпидемиологик хәл яхшырганчы да гамәлдә булуына игътибар итегез", — дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә.

Кабул ителгән чаралар коронавирус авыруы буенча хәлне тотрыклыландыруга юнәлдерелгән дип ассызыклана. Шуңа күрә чикләүләр чорында җәмәгать урыннарында, транспортта һәм эштә элемтәләрне чикләү мөһим.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса