Реклама
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый фаунада Африка дуңгызлар чумасы кабынуының югары куркынычы турында кисәтә.
Шуның белән бәйле рәвештә, ау вакытында түбәндәге профилактика чараларын үтәвегезне сорыйбыз:
1) җирдә азык калдыкларын калдырмаска
2) үзегез белән дуңгыз ите һәм кабан ите булган азык-төлек продуктларын алмаска;
3) аучылык урыннарында, табылган аучылык ресурсларын бүлгәннән соң, биологик калдыкларны калдырмаска;
4) аучылык урыннарында көчсезләнгән һәм һәлак булган кабан дуңгызларын күрү фактлары турында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз