Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-чарага республиканың 900дән артык мәктәбеннән өлкән сыйныф укучылары кушылды

Чарада 10-11 сыйныф укучылары катнашты.

Татарстан укучылары финанс грамоталылыгы буенча республика класс сәгатендә катнаштылар.


Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-чарага республиканың барлык районнарының 900дән артык мәктәбеннән өлкән сыйныф укучылары кушылды. Чараны Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырды.


10-11 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате кибермошенниклык темасына багышланды.

Укучыларга заманча мошенникларның нинди хәйләләр куллануы һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр. 


"Россия банкы бәяләвенчә, санкцияләнмәгән операцияләрнең 60% тан артыгы «социаль инженериягә»туры килә. Җинаятьче өчен кеше-идарә объекты. Мошенник кирәкле «кнопкаларга» басып, үз теләгенә ирешә һәм кешеләр конфиденциаль мәгълүматны ачып, акчаларын ниндидер счетка күчерә. Җинаятьчеләр курку, кызыксыну һәм баерга теләү белән уйный", – дип искә төшерде Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.


Мошенниклар аркасында Казан халкы атна саен аферистларга 15 млн.сумга якын акча күчерә.

Мондый хәлне булдырмас өчен таныш булмаган кешеләрнең мәгълүматларын тикшерергә, билгесез счетларга акча күчермәскә һәм уяу булырга  киңәш ителә.

Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02» яки «112»телефоннары аша хәбәр итегез.


Өй биреме сыйфатында укучыларга үз туганнарына, дусларына һәм танышларына киберкуркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерүләрен сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса