Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Владимир Путин: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә

Татарстанда хезмәт хакын саклап калып, 23 октябрьдән ял көннәре кертелмәячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә. 

«Хезмәт хакын саклап калып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр — эшләми торган көннәр. Һәр төбәктә эпидемиологик вазгыять төрлечә үсеш ала», — диде Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә.

Президент авыру дәрәҗәсе бик югары булган төбәкләргә аеруча игътибарлы булырга кушты. «Моннан чыгып, төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый. Ихтыяҗ булса, 7 ноябрьдән соң озайтырга була», — диде Президент.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса