Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда бизнес өчен QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча кайнар линияләр эшли

Татарстан республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды Татарстан территориясендә иҗтимагый урыннар һәм спорт һәм мәдәният оешмаларын карау өчен QR-кодлар кертүгә бәйле мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны кабул итә.

Эшмәкәрләр түләүсез «кайнар линия» номеры буенча консультация ала алалар: 8(843) 524-90-90.


Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча республика прокуратурасы белән берлектә оештырылган «Проверенный  бизнес» интернет-ресурс  COVID-19 яңа кагыйдәләр һәм чикләүләр белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча  консультацияләр бирә. «Проверенный бизнес» экспертлары контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә 8(800)222-37-22 телефоны буенча яки сайттагы махсус форма аша санитар-эпидемиологик чикләүләр фонында эш тәртибен аңлаталар.


Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 октябрьдән эпидемиологик хәл аркасында өстәмә чикләүләр кертелде. Аерым алганда, җәмәгать туклану урыннарына бару гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә мөмкин. Бу сәүдә үзәкләренә, аквапаркларга, бассейннарга һәм башка урыннарга да кагыла. Шулай ук 11 октябрьдән гражданнарның аерым категорияләре өчен COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация кертелде.

 

ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса