Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Өлкән буын финанс грамоталылыгы буенча дәресләрдә катнаша ала

Дәресләр 17 декабрьгә кадәр булачак.

Россия Банкы пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен финанс грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләр үткәрә. 


Дәресләрдә өлкән яшьтәге татарстанлыларга дөрес финанс карарларын ничек кабул итәргә һәм мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә, шулай ук заманча банк продуктларын ачыкларга ярдәм итәчәкләр. Катнашучылар чыгыш ясаучыга турыдан-туры эфирда сораулар бирә алачаклар. Һәр дәреснең озынлыгы-45 минут.


Катнашучыга сайтка  керергә һәм теманы, дата, вакытны сайлап, теркәлү узарга кирәк.


Дәресләр 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Искәртеп узабыз, ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итеп, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Агымдагы елда гражданнарыбызның күпчелеге төрле финанс пирамидаларында үз акчаларын югалтты. Моның төп сәбәбе - республика халкының, гомумән барлык яшь төркемнәренең финанс грамоталылыгының түбән булуы».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса