Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертер!

 Казанда 2022 елның җәендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертер дип уйлый.

«Киләсе елда бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бик күп мөһим чаралар узачак. Шуларның берсе — Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлау», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.

 Казанда 2022 елның җәендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрү республиканың тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча казанышлары бергәлеген һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның аерым ролен тануны ассызыклый дигән фикерне җиткерде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга әлеге датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карары, Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә оештыру комитеты төзү өчен рәхмәтен белдерде. 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса