Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Татарча диктант»ны бер миллионнан артык кеше язган

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Милли Шура утырышында "Татарча диктант"ны бер миллионнан артык кеше язганын әйтте.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.


"Татарча диктант"ка бер миллион татарны җәлеп итү максатын куйган идек. Сайттан алган рәсми саннарга күз салсак, быел 1 млн 20 мең кеше диктант язган", — диде ул утырышта.


Аның әйтүенчә, диктантны Россиянең 71 төбәгендә, 34 илендә 5 меңләп мәйданчыкта язганнар.
Васил Шәйхразиев фикеренчә, киләсе елда да диктантта бер миллион татарны катнаштырып, татар теленең сыйфат дәрәҗәсен арттыру мөһим.

 
«Татар милләте дигәндә, кеше татарча сөйләшергә, укый, яза белергә тиеш, дип әйтәбез. Дөньядагы 8 миллион татарның 1 миллионы диктант язуы — зур горурлык», — диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса