Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Әлмәттә "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында яңа виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк

Бу ел ахырына кадәр республикада «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында  берничә объект сафка басачак һәм төзекләндереләчәк.

Кукмара һәм Минзәлә районнарында – өч яңа мәдәният йорты, Әлмәттә һәм Чаллыда яңа виртуаль концерт заллары барлыкка киләчәк.

Авылда урнашкан мәдәният йортлары «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча төзелә. 2021 ел ахырына кадәр әлеге проект буенча республика башкаласында ике музыка мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак һәм Бөгелмә районында модель китапханә булдырылачак. Киләсе ел ахырына Яшел Үзән һәм Алабугада мәдәни үсеш үзәкләре төзелеше тәмамланачак.

2021 ел ахырына «Цифрлы культура» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Милли электрон китапханәнең цифрлы басмалары фонды 750 берәмлеккә якын басма белән тулыландырылачак.

 

Исегезгә төшерәбез, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса