Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс” – 2021 V төбәк чемпионаты старт алды

2021 елның 15-29 сентябрендә Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» V төбәк чемпионаты уза.

75 компетенция буенча ярышлар Казан, Яр Чаллы, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Болгар шәһәрләрендә урнашкан 33 мәйданчыкта узачак. Ярыш мәйданчыклары сыйфатында 33 һөнәри белем бирү оешмасы чыгыш ясый.

Ярышларда катнашучыларның яше - 14 яшьтән 65 яшькә кадәр. Алар өч категориядә чыгыш ясый: "мәктәп укучылары”, “студентлар”, “белгечләр". Быел «Абилимпикс» төбәк чемпионатында 900дән артык кеше катнашачак, аларның 280дән артыгы – «мәктәп укучысы» һәм «белгеч» категориясендә. Калган катнашучылар - республиканың көллият һәм югары уку йортлары студентлары. Конкурс биремнәренең үтәлешен бәяләү өчен 600дән артык эксперт җәлеп ителәчәк. Аларның һәркайсы Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында эшли торган «Абилимпикс» экспертларны әзерләү төбәк үзәгендә махсус әзерлек узган. Техникум базасында шулай ук «Абилимпикс» волонтерлык үзәге дә бар, ул 350 «Абилимпикс» волонтерын әзерләүне тәэмин итте, алар ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итә.

Региональ чемпионатта җиңүчеләр агымдагы елның 4-17 октябрендә узачак сайлап алу ярышларында катнаша һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2021 елның 16-18 ноябрендә Мәскәүдә узачак сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VII илкүләм чемпионатта катнашу хокукына ия булачак.

«Абилимпикс» хәрәкәтенең төп бурычы - уңышлы социальләштерү, һөнәри тормышка ашыру һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган гражданнарны эшкә урнаштыру, төбәк чемпионаты кысаларында үз һөнәри осталыкларын күрсәтү: пешекче, маляр, зәркән эше, Ландшафт дизайны, Электромонтаж, шулай ук яңа, перспективалы - фермерлык, флористика, визаж, карвинг, персонажлар дизайны/ анимация, электропривод һәм автоматика, полимер материаллардан эшләнмәләр ясау һ. б.

Узган елдагы кебек үк, Казан сәүдә-икътисад техникумы (12 компетенция), кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте (Казан), Яр Чаллы педагогика көллияте (5 компетенция) базасындагы мәйданчыклар аеруча күп.

Исегезгә төшерәбез, «Абилимпикс» хәрәкәте Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2017 елдан башлап актив үсә. Аның төп максаты булып социаль адаптация, һөнәри белем алуга мотивацияне арттыру һәм инвалидлыклары яки сәламәтлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү тора. Татарстанда хәрәкәтнең региональ операторы – “һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге АКБО.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса