Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлылар ЮХИДИ телеграмм-каналларында исерек шоферлар турында хәбәр итә ала

Республика ЮХИДИ идарәсендә аек булмаган шоферлар һәм башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында аноним мәгълүмат алуның яңа форматы гамәлгә ашырылды.

Хәзер теләгән һәр кеше хокук бозу турында Дәүләт автоинспекциясенең телеграм-каналында яза ала. Мондый каналлар республиканың һәр районында булдырылган.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сөйләүләренчә, кирәкле Телеграм-каналны мессенджер юлында табып була. Моннан тыш, контентка керүне канал логотибы аша  һәм QR-кодка сылтама белән алырга мөмкин.

"Полиция хезмәткәрләренә килгән мәгълүмат каналның администраторлары белән кире элемтә эше нәтиҗәсендә каналның башка катнашучылары өчен аноним булып кала бирә, аның ярдәмендә ЮХИДИ хезмәткәрләренә мәгълүмат (фото яки видео хокук бозу) тапшырырга мөмкин", – дип аңлаттылар ведомствода.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса