Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"Эфир", "ТНВ" һәм "Татарстан 24": Tik Tok чорында Татарстанда телевидение йогынтысы нинди

Телевидение элеккечә үк татарстанлылар өчен мөһим мәгълүмат чыганагы булып кала бирә-республикада үткәрелгән тикшеренүләр нигезендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге социологлары әнә шундый нәтиҗә ясый. Республика халкы нинди тапшырулар карый?

Сораштыру мәгълүматлары буенча, телевизорны даими рәвештә татарстанлыларның 59%ы карый, дип хәбәр итә "Татар-информ". Өстәвенә, хатын-кызлар аудиториясе телевизорны ир-атларга караганда ешрак карый (65% һәм 52%), ә яшьләр мәгълүмат чыганагы сыйфатында интернетка ешрак мөрәҗәгать итә.

Телеаудиториянең зур өлеше (65%) телевидение каналларын көн саен диярлек карый, 61% ы моңа көнгә бер сәгатьтән алып дүрт сәгатькә кадәр бүлеп бирә. Иң еш каралган телепрограммалар арасында - беренче урында яңалыклар. Популярлыкның икенче баскычын сәнгать фильмнары алып тора, алга таба танып-белү тапшырулары бара.

Җирле, республика телевидениесе, федераль каналлардан аермалы буларак, татарстанлылар өчен иң беренче чиратта яңалыклар чыганагы булып тора. Әгәр гомуммилләт телеканалларын тамашачы күңел ачу тапшырулары өчен карый икән, «үз» телеканалларын үзләре яшәгән шәһәр яңалыкларын белү өчен карыйлар.

Республикада иң популяр телеканаллар өчлеген «Эфир», «ТНВ» һәм «Татарстан 24» тәшкил итә. Казан һәм Яр Чаллы халкы өчен "Эфир" беренче популярлык баскычын били, аннан "Татарстан 24" бара. Әлеге чыганак Түбән Камада региональ телесмотр буенча беренче урында тора һәм Яр Чаллыда, ТРның башка шәһәрләрендә һәм авылларында икенче урында тора. Авылларда һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр (Казаннан, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан тыш) «ТНВ» телеканалын ешрак карый.

Ә сез нинди каналлар карыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса