Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"Волга" клубы экспертлары сайлауларны контрольдә тоту турында фикер алышачак

17-19 сентябрьдә Россиядә Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак.

Тавыш бирү берничә көн бару сәбәпле  сәяси көчләр сайлауларда һәр сайлау участогын күзәтүчеләр белән тәэмин итә алмавын таныды инде. Әйтик, "Справедливая Россия" партиясе тавыш бирү өчен барлык биналарның 70%ын үз контроле белән тәэмин итәргә планлаштыра. Бу 60 меңгә якын участок, ЛДПРДА 94 меңнән артык участокка 40 меңнән артык кешене җибәрергә телиләр. КПРФ һәм "Бердәм Россия" барлык сайлау участокларында да күзәтү турында белдерәләр.

Дискуссиянең кискенлекне видеокүзәтү оештыруның яңа тәртибе турындагы мәсьәлә өсти, ул сайлаучыларга, партияләргә, кандидатларга һәм сәяси процессның башка катнашучыларына күзәтү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта сайлауларда видеокүзәтү системасы беркайда да Россиядә кебек киң кулланылмый.

2021 елгы сайлауларда тавыш бирүне ни рәвешле контрольдә тоту оештырылачак? Партияләрнең һәм җәмәгатьчеләрнең барлык сайлау участокларын күзәтүчеләр белән тәэмин итәргә көче җитәрме? Тавыш бирү барышын тикшереп торучыларның эше сайлау процессының легитимлыгы гаранты булып торамы?  Бу һәм башка мәсьәләләр буенча «Волга» клубы экспертларына 2021 елның 3 сентябрендә «Сайлаулар-2021: тавыш бирүне тикшереп тору» утырышында фикер алышырга тәкъдим ителә.

Утырыш онлайн режимда трансляцияләнәчәк, 14:00 сәгатьтә башлана. Традиция буенча, дискуссия тамашачыларында трансляция чатында сораулар бирү һәм экспертлардан онлайн режимында җаваплар алу мөмкинлеге булачак.

Утырышта катнашучы экспертлар исемлеге:

Алексей Куртов-Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты

Айрат Фәррахов-җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты (Бердәм Россия)

Андрей Кондратьев-Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе

Зилә Вәлиева-Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе

Эдуард Шәрәфиев - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (ЛДПР)

Олег Коробченко - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (Рост партиясе)

Альфред Вәлиев - «Россия коммунистлары» партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге комитетының беренче секретаре, Казан шәһәре Думасы депутаты

Дамир Хөснетдинов-эшмәкәр, сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат (Гадел РОССИЯ-ПАТРИОТЫ-ЗА ПРАВДУ)

Алинә Гималтдинова-блогер-күзәтүче

Александр Малькевич - тавыш бирүне иҗтимагый тикшереп тору буенча Координация советы рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының дөрес булмаган мәгълүмат таратуга каршы тору, иҗтимагый контроль һәм интернет куркынычсызлыгы буенча эшче төркем әгъзасы (онлайн-катнашу)

Алена Булгакова - «Бәйсез иҗтимагый Мониторинг» ассоциациясенең башкарма директоры (онлайн-катнашу)

Алексей Песков "Чиста сайлаулар өчен корпусы" хәрәкәтенең башкарма комитеты әгъзасы, ассоциациянең федераль координаторы (онлайн-катнашу)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса