Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан көнен бәйрәм итү милли телләр елы эгидасы астында узачак

30 августта, Татарстан көнендә, Казанда яшәүчеләрне фестивальләр, концертлар һәм башка бик күп вакыйгалар көтә.

Республика көнен бәйрәм итү милли телләр һәм халыклар бердәмлеге елы эгидасы астында узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

"Без бу елның үзенчәлекле икәнен аңлыбыз-Татарстан президенты Указы белән ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу үзенчәлек чаралар үткәрүнең тематик һәм максатчан моментларына эз калдырды", - дип билгеләп үтте ул.

29 августта 10.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленең рәсми ачылышы була.

"Фестиваль төрле этник төркемнәрнең фольклор коллективларын берләштерә, шулай ук барлык теләүчеләрне татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыра. Фестивальдә Россия төбәкләреннән 30дан артык фольклор коллективлары һәм башкаручылар катнашачак. Концерт программасы тәмамланганнан соң конкурс лауреатлары игълан ителәчәк", - дип хәбәр итте Дамир Натфуллин.

«Түгәрәк уен» фестивале — Россиядә татарларның бары тик аутентик фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль. Беренче тапкыр ул республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан 2010 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында уздырылган иде. 2020 елда конкурс читтән торып, катнашучылар номерларының видеоязмалары буенча үткәрелде.

30 августта 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда "Уйнагыз, гармуннар" узачак. Биредә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 1 меңнән артык катнашучы җыелачак, алар 13.00 сәгатьтә Камал театрыннан Бауман урамы аша Казан Кремленең Спасс манарасына кадәр узачак.

«Бу бөтен республика һәм Россия гармунчылары катнашында бик зур тамаша булачак. Алар татар эстрадасы артистлары: Башкортостан Республикасының халык җырчысы Фәдис Ганиев, ТР һәм БРның атказанган артисты Лилия Биктимирова, ТР һәм БРның халык артисты Айдар Галимов, БРның халык артисты Фидан Гаффаров һәм ТРның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкчелегендәге парадлы йөреш кылачак», — дип сөйләде булачак бәйрәмнең нечкәлекләре турында Д.Натфуллин.

29 һәм 30 августта Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте һәм дизайн фестивале башлана. Быел ул династияләргә һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган. Фестиваль программасына дизайн-маркет, милли фуд-корт, балалар һәм ата-аналар өчен мастер-класслар, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка тематик мәйданчыклар кертелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса